Капиталь ремонттан һәркем канәгать

2012 елның 9 ноябре, җомга
ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров машина кую урынын ачу тантанасыннан соң ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча капиталь ремонт уздырылган торак йортларны карады һәм аларда яшәүчеләр белән аралашты.

Гафиятуллин урамындагы 19 нчы йорт быелгы җәйдә тулысы белән үзгәрде. “Темп” ҖЧҖ хезмәт күрсәтүендәге әлеге йортта яшәүчеләрнең үткәрелгән ремонтка карата ризасызлыклары юк. Төзүчеләр проспектындагы 11 нче йортта яшәүчеләр дә министрга шушындый ук сүзләр әйттеләр. Агымдагы елда яңартылган биш катлы бу йортка торак хезмәтләрен “Успех” ҖЧҖ хезмәт күрсәтә. Артем Сидоров торак-коммуналь хезмәтләр сыйфаты, подъездлар торышы, йорт яны территорияләрен төзекләндерү, исәпкә алу приборлары буенча санаулар, шикаятьләргә мөнәсәбәт, “ЕРРЦ” эшчәнлеге, ЭТИС электрон мәйданчыгында мәгълүматларның ачылышы турындагы сораулар белән дә кызыксынды.

Мәгълүм булганча, 2012 елда барлыгы 24 торак йортка капиталь ремонт үткәрелде. Моннан тыш экономияләнгән акчага 6 йортның түбәсе алыштырылды. Хәзер бу йортларны шифер урынына профнастил каплый.

Районы башлыгы Мәҗит Салихов Әлмәттә күпфатирлы торак йортларны ремонтлауга комплекслы якын киленүен билгеләп үтте. Алюминийдан ясалган электрүткәргечләр бакырлысына тулысынча алыштырыла, йорт кына түгел, ә бәлки чарлаклар да җылытыла, барлык подъездларга һәм фасадларга светодиодлы яктырткычлар куела. Болар үз чиратында электр энергиясеннән куллануны өч тапкырга экономияләргә мөмкинлек бирде. Йорт фасадларының яңартылуы шулай ук әһәмияткә ия. Аларның һәрберсе шәһәрнең архитектура йөзеннән чыгып ясала.

Министр алты адрес буенча булды һәм күрелгәннәрдән канәгать калды.

Л.Сәхапова
Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International