Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Кыйммәтле мавыгу
2012 елның 9 ноябре, җомга
Яшьләр үзәге фойесында бик тә үзенчәлекле – төрле елларда эшләнгән фотоаппаратлар күргәзмәсе ачылды. Экспонатларны шәһәрдәшебез Игорь Карсалов тәкъдим итә.
Хәер, күргәзмә оештыру тәкъдиме белән дә ул үзе чыккан. Бу аның кечкенә юбилее – 5 нче күргәзмәсе. Моңарчы коллекционер антиквар фотоаппаратларын 2 нче мәктәптә, Яңа Кәшер интернат мәктәбендә (үзе дә шунда тәрбияләнгән егет ул), 3 нче ТОСМСта күрсәткән булган.
Дөньяда иң киң таралган хобби – коллекцияләү, диләр. Берәүләр бу шөгылен вакыт үтү белән оныта, икенчеләре исә хоббиена гомере ахырынача тугъры кала. Күпме вакытын, акчасын сарыф итә. Игорь Карсалов бу “чир” белән 12 ел элек авырый башлый. “Тормышыма нинди яңалык кертә алам дигән сорауга, шундук җавап та табылды”, - дип искә ала коллекционер мавыгу тарихы турында.
Күргәзмәгә Игорь коллекциясендәге 70 кә якын фотоаппаратның иллеләбен генә куйган. Ниндиләре генә юк анда: илдәге беренче фото техника –“Фотокор”, “Москва-5”, “Агат”, “Киев -30”, “Вилия”, “Спутник”, “Сокол”, “ФЭД” фотоаппаратлары, сугыш вакыты өчен махсус чыгарылганнары, замандашларга азмы-күпме таныш “Зенит”, “Смена” дип аталганнары... Иң кадерле әйберләре турында сөйләгәндә ул “коллекциямдәге фотоаппаратларның барысы да эшли, элек әйберне гомерлек итеп ясаганнар” дигән нәтиҗә дә ясый.
Күптәнге фотоаппаратларны күргәзмә хуҗасы Интернеттагы ирекле сәүдә мәйданыннан сатып ала. Күптән түгел генә коллекционер 1904 елда эшләнгән кечкенә генә “EXPO” фотоаппаратына ия булган. Формасы белән кесә сәгатен хәтерләткән бу җайланмадан заманында шпионнар файдаланган. Бу Игорь Карсаловның шактый кыйммәткә төшә торган хоббие (кем белә бит, вакыт узу белән Игорь бу коллекциясеннән сатып отарга да мөмкин әле). Кызык өчен генә мин дә ул сайтны ачып карадым: ике ярым-өч мең сумнан башлап утыз биш меңлек торучы экземплярлар бар анда. Коллекционерлар – үзенчәлекле халык, холыклары да шундый, ахрысы. Бик озак эзләп тапкан “штуклы товарын” ул бик кыйммәткә сатарга да, ике дә уйламый бүләк итәргә дә мөмкин. Игорь Карсалов коллекциясендә дә бар андыйлар.
Борынгы әйберләрнең энергетикасы көчле. Чөнки алар – тарих шаһитлары. Хәтерләгез, музей заллары буйлап йөргәндә шундый бер экспонат игътибарны тота, кызыктыра, уйландыра... Игорь сүзләренчә, аның бу шөгыленә башта сәерсенеп, “нәрсәгә кирәк” дигән мөнәсәбәт белдергән бер танышы да экспозиция белән танышкач, кызыксынып киткән. “Үземнең канәгатьләнү кичерешләреннән тыш, коллекциямне күреп башкаларның кызыксынуы, фотосурәт белән мавыга башлавы кыйммәт”,- ди Игорь.
Яшьләр үзәгендәге бу күргәзмә 18 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Ләйләгөл Минаева
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Игътибар! Татарстан Республикасында ракета куркынычы игълан ителде!
Әлмәттә хәбәр итү системасы эшли башлады. Барлык идарәче компанияләргә ышык урыннарга керү мөмкинлеген ачу йөкләнде.
Әлмәттә политехник техникум тулай торагына капиталь ремонт башланды
Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзенең «ВКонтакте»дагы битендә хәбәр итте. Әлмәт политехник техникумы тулай торагына беренче көннәрдән алып бүгенге көнгә кадәр ихтыяҗ тотрыклы: ел саен биредә 500 гә якын студент яши. Озак еллар капиталь ремонт мәсьәләсе көн тәртибендә бик кискен торды.
Әлмәттә Радоницага өстәмә автобуслар чыга
Сишәмбе, 21 апрельдә, ата-аналар көнендә әлмәтлеләр өстәмә автобус рейсларыннан файдаланып, 5 һәм 7 нче православие зиратларына бара алачак.
Әлмәт районында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 8 меңнән артык корычагач утыртачаклар
18 апрельдә Кама-Исмәгыйль авылы тирәсендә зур экологик акция булып узды. Чара «Экологик иминлек» милли проектының «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз