Әлмәттә һәм Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгышында сәламәтлек саклау үсеше мәсьәләләре турында якын җомга, 20 декабрьдә, «Татнефть» Иҗтимагый советы утырышында катнашучылар фикер алышачак.
Утырышта компаниянең генераль директоры Наил Маганов, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ӘМР башлыгы Тимур Нагуманов, җирле хастаханәләр җитәкчеләре һәм табибларының катнашуы планлаштырыла.