Районда яңартылган сәламәтләндерү учреждениеләре арта

2012 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе
Республикабызның беренчел медицина ярдәме күрсәтү, сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь ремонтлау, төзекләндерү программасы кысаларында Әлмәт муниципаль районында зур эшләр башкарыла. Программа кабул ителгәннән бирле 11 авыл җирлегендә 9 ФАП һәм 2 табиблык амбулаторияләре төзекләндерелде. 8 ноябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов катнашында Кәләй станциясе һәм Елховой авылларында яңартылган табиблык амбулаторияләре куллануга тапшырылды.

Шунысын да исәпкә алырга кирәк, республикадан бирелгән средстволардан тыш, җирле бюджеттан һәрбер объектка өстәмә акча бирелә. Кәләй станциясендәге табиблык амбулаториясен яңартуга 2 млн сум сарыф ителгән. Әлеге сәламәтлек саклау учреждениесе 1987 елда төзелгән, 2078 кешегә хезмәт күрсәтә. Амбулаториядә гомуми практика табибы, стоматолог, балалар табибы, физиотерапия, процедура кабинетлары, лаборатория, беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле барлык персонал тупланган.

Бәйрәм тантанасын ачып Мәҗит Салихов мондый бәйрәмнәрнең берсе артыннан икенчесе дәвам итүен, әлеге вакыйгаларның барыбыз өчен дә бик шатлыклы булуын ассызыклап узды.

– Республика җитәкчелеге тарафыннан сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү, модернизацияләү, югары технологияле медицина хезмәте күрсәтүгә зур игътибар бирелә. Моның шулай булуын без үз районыбыз, шәһәребез мисалында ачык тоябыз. Без дөрес юлда дип уйлыйм, киләсе елга да бу эшләрне дәвам итәрбез, – диде район башлыгы үзенең чыгышында.

Кәләй станциясе табиблык амбулаториясендә җылылык, су, канализация, электр белән тәэмин итү системалары алмаштырылган, ишекләр, тәрәзәләр алмаштырылган, “Һәркем өчен уңайлы мохит” республика программасы кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус керү урыннары ясалган.

Халык исеменнән чыгыш ясап авыл җирлеге башлыгы Минсәгыйть Галимов һәм ветераннар Советы рәисе Наталья Ягудина агымдагы елда Кәләй станциясе халкы өчен күптән көтелгән шатлыклы вакыйгалар: ике урамга су кертү, мәктәпкә, торак йортка капиталь ремонт ясау һәм башка эшләр башкарылуын билгеләп, биредә яшәүчеләр исеменнән олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Районыбызның иң ерак ноктасында урнашкан Елховой авылы халкы да бу көнне табиблык амбулаториясе ачылуны бәйрәм итте. Район башлыгы Мәҗит Салихов сәламәтлек саклау учреждениесен төзекләндерүдә актив катнашкан депутатларга, авылның мөхтәрәм кешеләренә, халкына олы рәхмәтен белдерде. Киләсе елга Елховой авылында республика программасы буенча клуб салу планга кертелүен, даруханәне ремонтлау мәсьәләсенең хәл ителүен билгеләп үтте. Авыл җирлеге депутатлары үзләренең чыгышларында республика, район җитәкчелеге тарафыннан авылларны үстерү, халыкка уңайлы шартлар тудыру юнәлешендә планлы эш алып барылуын, аның нәтиҗәләре бик күркәм булуын ассызыкладылар, бүген ачылган амбулаториянең халыкка хезмәт итүен теләделәр.

Фәрдия Хәсәнова
"Яшьләр заманы"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International