Шүрәле кайтуы: Әлмәттә урланган бронза сынны урынга урнаштырачаклар

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Бу атнада әлмәтлеләрнең яраткан «Бу кап-кара урманда.../бу гаҗәеп урманда...» скульптурасына беренче кыяфәтен кайтарачаклар.

Автор, танылган Питер скульпторы һәм реставратор Павел Игнатьев Әлмәткә киләчәк һәм вандаллар кулыннан зыян күргән композицияне торгызу белән шөгыльләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, сюрреалистик скульптура узган елның җәендә Санкт-Петербургның «Татнефть» компаниясе инициативасы буенча стрит-артны тикшерү институты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Алтын алма турындагы әкиятләр» паблик-арт программасы кысаларында урнаштырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International