Эшмәкәр матурлык индустриясендә Элина Никитина Әлмәттә беренче бьюти-коворкинг «Элли Бэлли» ачты.
Бүгенге көндә матурлык индустриясе иң перспективалы тармакларның берсе булып тора, чөнки һәркем үзен формада тотарга һәм "йөздән" күренергә тели. Эксперименталь салым режимы хатын-кызларга үзмәшгульлек белән шөгыльләнергә һәм үз эшен ачарга мөмкинлек бирде. Күпләр матурлыкка бәйле эшчәнлекне сайлаган һәм үз йортларында клиентларга хезмәт күрсәтә башлаган. Тик, бу, кайчагында, клиентлар өчен дә, осталарның үзләре өчен дә җайлы түгел. Коворкинг концепциясе - ул 18 эш урыны. Чәчтараш хезмәтләре, маникюр, педикюр һ.б. өчен өстәлләр - барысы да бер залда.