Район активы белән киңәшмә бүген бүләкләү тантанасыннан башланды.
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Мактау грамотасы белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мөхәммәтҗанов Айрат Әхлас улы бүләкләнде. Тимур Дмитриевич аңа башкарма хакимият органнарында намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Аннары район башлыгы «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы Иҗтимагый советы» Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча «муниципаль район территориясендә яшәүче халык белән Иҗтимагый совет эшчәнлеген иң яхшы оештыру һәм муниципаль, дәүләт хакимияте органнары, башка оешмалар һәм учреждениеләр белән үзара хезмәттәшлек» номинациясендә 2 нче урынны Әлмәт муниципаль районының Иҗтимагый Советына алуы турында күңелле хәбәр җиткерде.