12 декабрьдә «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәренең Медсанчастенә эш визиты белән Сычуань провинциясенең (Кытай Халык Республикасы) Кытай традицион медицина һәм фармакология идарәсе делегациясе (Кытай Халык Республикасы) килде.
Яклар Сычуань провинциясенең Кытай һәм Европа медицина клиникасы белән хезмәттәшлек турында элек имзаланган килешүне гамәлгә ашыру буенча оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук Кытай делегациясе берничә Медсанчасть һәм «Сәламәтлек» санаторий-профилакторийларында булды.