12 декабрьдә дәүләт бәйрәме-Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан "Без - Россия гражданнары" бөтенроссия акциясе кысаларында Яшьләр үзәгендә Әлмәт муниципаль районының 20 гомуми белем бирү учреждениесе укучысына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Үз тормышларындагы беренче паспортлары белән бергә балалар РФ Конституциясен һәм башка бүләкләр алдылар. Бу дулкынландыргыч, әмма тормышта мөһим вакыйга, һәр укучы гомер буе истә калачак.