Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Чигү – рух чагылышы
2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе
Элек заманнарда татар халкында чигү, челтәр бәйләү бик киң таралган булган. Хатын-кызлар бала чактан ук чигәргә өйрәнгәннәр, бирнә һәм туй бүләкләрен чигеп купшылаганнар. Элек кенә түгел, бүген дә чигү популяр икән. Моңа картиналар галереясында ачылган “Чигү – минем хобби” күргәзмәсе дәлил.
Бу чара Әлмәттә беренче тапкыр оештырыла. Аңа картиналар галереясы ветераннар советы белән берлектә башлангыч биргән. Күргәзмәгә нигездә шәһәр предприятиеләренең ветераннар советы вәкилләре һәм авыл өлкәннәре чиккән 150 ләп картина һәм башка эшләнмәләр куелган. Киләчәктә аны күргәзмә-бәйге формасында оештыру турында да уйлыйлар. Бу хакта күргәзмә ачылышында катнашкан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов искәртте. Ул шулай ук үткәннәрне искә алып бу шөгыльгә мәктәпләрне дә җәлеп итү зарурилыгын ассызыклады. “Вакыт һәм осталык таләп иткән чигү – рух чагылышы. Аның белән мәшгульләр яман гадәтләрдән ерак торыр иде”, – диде җитәкче.
Кул эшенең киң таралган бер төре – чигү. Аның күп гасырлык тарихы бар. Чигү процессының үсешен Азия, Ауропа, Американың борынгы цивилизациясе һәйкәлләрендә, әдәби әсәрләрдә, төрле чорлардагы чигеш үрнәкләрендә күреп була. Күп гасырлар буе чигү кием-салым һәм көнкүреш әйберләрен бизәүнең аерылгысыз бер өлеше булган, ди белгечләр. Күргәзмәдә дә чигелгән тастымаллар, алъяпкычлар, түбәтәйләр-калфаклар, япмалар, пәрдәләр шактый. Чигелгән картиналар исә темасы, башкару техникасы төрлелеге һәм осталык дәрәҗәсе белән аерым игътибар җәлеп итә. Пейзаж, натюрмортлар, портретлар, классик рәссамнар картиналары күчермәсе “шома” һәм “крестик” ысуллар белән чигелгәннәре, бисер һәм Swarovski асылташлары белән аралаштырып эшләнгәннәре дә бар. Картиналар галереясы хуҗабикәсе Роза Минабетдинова билгеләп үткәнчә, хәзерге көндә канва тукымада чигү модада. “Ә менә “шома чигү” – осталыкның югары ноктасы”, – ди сәнгать белгече. Моңа дәлил итеп ул Казаннан Надежда Большунованың эшләрен алып кайткан. Аның картиналарындагы төсләр тәңгәллеге күләм тудырып картинаны чынбарлыкка якынайта.
Һәр сәнгать камиллеккә омтыла. Бу чигүгә дә кагыла. Башта гади схемалар буенча башланган эш осталык һәм иҗади омтылыш үсеп соңрак катлаулы өлгеләргә күчә. Күргәзмәдә “Хатын-кыз яктысы”, “Француз провинциясе” кебек чигелгән картиналары белән катнашкан эшмәкәр Гөлшат Кадырова да шул юлны узган.
Картиналар галереясы яныннан үтәргә туры килсә, күргәзмәне күреп чыгу бик мәхкуль. Замандашларыбыз иҗаты белән ихлас соклану өчен җирлек бар анда.
Ләйләгөл Минаева
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз