2020 елның 1 гыйнварыннан "Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында" Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керә (2017 елның 28 декабрендәге 418 –ФЗ номерлы федераль закон).
2020 елда үзгәрешләр ана капиталын бирү кебек социаль ярдәм чараларына да кагылачак. Икенче һәм аннан соңгы бала туганда аның суммасы 453 мең сумнан 466,6 мең сумга кадәр артачак.