Әлмәт хәйриячесе "Гражданлык инициативасы" VII Милли премиясе җиңүчесе булды

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Декабрь башында Мәскәүнең «Русская песня» фольклор дәүләт музыка театрында «Гражданская инициатива» VII Милли премиясе җиңүчеләре исемнәре игълан ителде.
Быел премия алуга Россиянең 76 төбәгеннән 4000нән артык гариза бирелгән иде. Конкурс номинантларын 12 иҗтимагый оешма җитәкчесе һәм социаль проблемалар өлкәсендә белгечләр арасыннан экспертлар советы сайлап алды. 2019 елгы шорт-листка 11 номинациядән алтышар проект керде: өчесе халык тавыш бирү барышында билгеләнде, тагын өчесен Эксперт советы атады. Аннан Зур жюри 13 җиңүчене сайлап алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International