Бүген Әлмәттә 1нче гимназия базасында танылган татар дин эшлеклесе, мөфти, галим, педагог һәм тарихчы Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел тулуга багышланган III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза.
«Р.Фәхреддин: рухият, мәдәният һәм агарту» фәнни-гамәли конференциясен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, «Татнефть» хәйрия фонды, Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте, «Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее» МБУ оештырды.