Бүген Чечня сугышы башланганга 25 ел тулды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

1994 елның 11 декабрендә Россия частьләре Чечняда көч операциясен башлап җибәрделәр — нәкъ менә шушы дата канкойгыч сугыш башлану дип санала.
Операциянең максаты - Джохар Дудаев җитәкчелегендәге бәйсез Ичкерия тарафдарлары контрольдә тоткан республика территориясе өстеннән контрольне торгызу.
Әмма, Дудаевны үтерүдән тыш, ул сугышның төп максатларына да ирешелми. Россия ягыннан 6000ләп хәрби һәлак булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International