«Татнефть» компаниясе белгечләре «Ел инженеры» беренче республика конкурсында иң яхшылар дип табылды.
Җиңүчеләрне бүләкләү 2019 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 2019 елның 9 аенда сәнәгать предприятиеләре эше йомгаклары буенча киңәшмә кысаларында узды.