8 декабрьдә «Мирас» спорт комплексында тхэквондо буенча республика ярышлары Әлмәт балалары өчен имтихан булды.
Чарага Казан, Питрәч, Кама Аланы, Түбән Кама, Зәй шәһәрләре командалары вәкилләре килгән иде. 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәр булган йөздән артык катнашучы үзләренең әзерлекләрен һәм сугыш алып бара белүләрен күрсәтте.