Рөстәм Миңнеханов халыкка торак-коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмаларны тәнкыйть утына тотты

2012 елның 3 ноябре, шимбә
Шимбә, 3 ноябрьдә, төзелеш буенча узган брифингта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкка торак-коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмаларны тәнкыйть утына тотты.

 Аның искәртүенчә, власть органнарына бу уңайдан керүче мөрәҗәгатьләр 40 процентка арта төшкән. Президент моның сәбәбен халык арасында аңлату эшләренең җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмавы, торак структурасының мөрәҗәгатьләргә җитди карамавы белән бәйләде һәм бу юнәлештә эшне тәртипкә салу өчен 10 көн бирде. Эш нәтиҗәсе буенча хөкүмәт утырышы уздырылачак.

"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International