Әлмәт муниципаль районында ярлылык дәрәҗәсен киметүне дәүләти җайга салу

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» гы Указын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасында 2024 елга гражданнарның реаль керемнәрен арттыру, ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметү буенча социаль-икътисадый үсешнең милли максатларына ирешүгә юнәлдерелгән сынау проекты гамәлгә ашырыла.
Реестрга 1 138 гаилә (16 яшькә кадәр балалар пособиесе, ЕДВ (юл йөрү өчен айлык акчалата түләү) һәм аз керемлелек буенча субсидия алучылар) кертелгән. Һәр гаилә «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгеченә беркетелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International