"Рухият" үзенең яңа китапларын тәкъдир итте

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Әлмәттә «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы ярдәмендә чыгарылган китапларны тәкъдир итү булды.

Быел «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы ярдәмендә 10 китап нәшер ителде. Кичәдә Лилия Фәттахованың татар телендә язылган хикәяләре китабын, Азнакайдан шагыйрә Алинә Хисамиеваның шигырьләр җыентыгын, Дамир Гарифуллинның рубаи җыентыгын, Борис Вайнер һәм Фәйрүзә Мөслимованың балалар өчен иллюстрацияле басмаларын, шулай ук Саҗидә Сөләйманова һәм Гамил Авзал иҗатына багышланган ике аудиокитапны тәкъдир иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International