Терлекләрне кышлату - ул һәрвакыт җаваплы сезон, терлекчеләр һәм белгечләр өчен җитди тикшерү.
Бүген «Аппак» ҖЧҖ базасында узган семинар –киңәшмәдә терлекләрне кышлату, азык ресурсларын рациональ файдалану, терлекләрнең баш санын саклау һәм продуктлылыгын арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Семинар эшендә район башлыгы Тимур Нагуманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе рәисе Фәнис Шәрәфиев, идарә белгечләре һәм район хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.