Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фаразына караганда, агымдагы елда Татарстанда 242 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереләчәк, бу 2018 ел күрсәткеченнән 3,6% ка артык.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.