2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзерлек мәсьәләсе буенча Әлмәттә киңәшмә узды

2019 елның 6 декабре, җомга

Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов үткәрде. 

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә халык санын алуны үткәрүгә әзерлек буенча чаралар гамәлгә ашырыла. Беренче чираттагы бурычлар һәм үз вакытында һәм оператив хәл итәргә кирәк булган актуаль мәсьәләләр аталды.
2020 елның октябрендә Россия Федерациясенең бөтен территориясендә Бөтенроссия халык санын алу узачак. Федераль башкарма хакимият органнары һәм РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары эшчәнлеген координацияләү максатларында халык санын алуны әзерләү һәм үткәрү буенча хөкүмәт комиссиясе төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International