«Луч-Әлмәт» телекомпаниясе журналисты һәм телетапшырулар алып баручысы Рамилә Хәмидуллина "һөнәр-журналист" XI Халыкара Мәскәү телефестивалендә җиңүче булды.
БДБның 55 шәһәре һәм 160 тан артык катнашучы эше арасында Татарстанның бердәнбер финалисты Рамилә Хәмидуллина иң яхшысы дип танылды! Безнең хезмәттәшебез "Профессиональ танылу" телефестиваленең призына ия булды. Фестиваль тарихында бу Татарстан вәкиле алган беренче бүләк. Бүләкләү тантанасы Мәскәү шәһәренең Россия кинематографистлар үзәк йортында узды.