Соңгы көннәрдә юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә.
Һәлакәтләрнең төп сәбәпләре-билгеләнгән тизлекне үтәмәү һәм каршы як полосага чыгу. Узган атнада гына да юл-транспорт һәлакәтендә 15 кеше үлгән.
Ата-аналар үз балаларының иминлегенә җитди карарга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе балаларны 7 яшькә җиткәннән соң да тотып тору җайланмасында йөртергә киңәш итә.