Әлмәттә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Бүген Әлмәттә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр.

Яшьләр үзәгендә фойеда иҗади эшләр күргәзмәсе , ярышлар һәм конкурслар оештырылды, аларда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашты.

Район башлыгы Тимур Нагуманов, чарага килгән кешеләр рухлы, дип билгеләп үтте. Алар барысы да кул көрәше буенча дөнья чемпионы була, спектакльләр профессиональ актерлардан ким уйнамый, музыка коралларын үзләштерә, шигырьләр яза, көчле була һәм тормыштан сөенә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International