Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр тапшыру тантанасы узды
2012 елның 31 октябре, чәршәмбе
Әлмәттә Шигырь бәйрәме язгы вакытта – Габдулла Тукайның туган көнендә генә түгел, менә җиденче ел инде көзен дә уздырыла. Бу көнне иҗат әһелләре калабызга Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр тапшыру тантанасына җыела. Аның быелгысы 30 октябрьдә булып үтте.
Калабызда кабатланмас әсәрләре белән халык күңелен яулаган шагыйрә Саҗидә Сөләйманова истәлегенә һәйкәл куелган. Аңа эз суынмый. Менә бүген дә Шигырь бәйрәме биредән башлангыч алды. Шагыйрьләр, язучылар һәм башкалар Саҗидә Сөләйманованы бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, аның истәлегенә әсәрләрен укыдылар.
Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияне тапшыру тантанасына башкалабыздан да һәм башка төбәкләрдән дә бик күп кунаклар килгән иде. Мәгълүм булганча, әлеге премия “Татнефть” һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан 2006 елда гамәлгә куела. Аның нәкъ менә нефтьчеләр башкаласында булдырылуы очраклы түгел. Ник дигәндә, шагыйрәнең берсеннән-берсе матур әсәрләре Әлмәттә туа.
Премиянең абруе елдан-ел күтәрелә бара. Бу хакта “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары, “Рухият” рухи яңарыш фонды рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев тә үзенең чыгышында билгеләп үтте. Ул соңгы елларда премиягә тәкъдим ителүчеләр уңаеннан кискен бәхәсләр тууын, Язучылар оешмасының аңа нигездә Казанда яшәп иҗат итүчеләрне тәкъдим итүен, безнең төбәктәгеләрнең читтә калуына борчылуын белдерде. “Премиягә лаеклыларны Язучылар берлеге сайлап җибәрә, без бу тәкъдимне раслыйбыз. Кандидатларның күплеге, әлбәттә, әдәби бүләкнең дәрәҗәсен арттыра. Монысы куанычлы”, – диде Рөстәм Нәбиуллович.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов бу сүзләргә җавап итеп Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкне Тукай премиясе белән ярышырлык дәрәҗәдә дип бәяләде һәм аны иң лаеклыларга гына бирергә тырышуларын җиткерде.
“Рухият” фондының китаплар бастырып чыгаруда да зур ярдәме игътибарга алып, нефтьчеләр адресына бу көнне шактый гына рәхмәт сүзләре яңгырады. Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Наҗия Хәйдәрова да муниципалитет исеменнән чыгыш ясап, җылы сүзләрен ирештерде, аеруча сәләтле студентларга шагыйрә исемендәге премия билгеләнүенә шатлануын әйтте.
2012 ел премиясе лауреатларына да сәхнәгә күтәрелер чак җитте. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләккә бу юлы “Җиңел юл авырлыгы” китабы өчен Сәйдә Зыятдинова (Казан), “Зирәк булу кирәк” китабы өчен Мөҗәһит Әхмәтҗанов (Мөслим),”Күңел ашкынуы” китабы өчен Гөлзадә Әхтәмова (Алабуга) лаек булдылар.
Кызыксындыру премияләре Рүзәл Мөхәммәтшинга (Казан), Таһир Шәмсуаровка (Лениногорск), Резеда Шәриповага (Азнакай) бирелде.
Әдәбият өлкәсендә үзләрен күрсәтә алган студентларга шулай ук күркәм традиция буенча Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия билгеләнде. Ун студентның икесе Әлмәттән булуына шатланмый мөмкин түгел. Мәртәбәле бүләккә лаек булучыларыбыз – Гүзәлия Митаева Әлмәт дәүләт нефть институтында белем ала. Ә политехникумда укучы егетебез Рузил Ихсановны шәһәрдә белмәгән кеше сирәктер. “Яшьләргә стипендияләр бирүнең гамәлгә куелуы – аларны күтәрү, кызыксындыру. Чөнки киләчәк– алар кулына калачак. Премия сезгә бурыч куя. Саҗидә Сөләйманованың бөек исеменә, татар теленә тап төшермичә үсәргә насыйп булсын сезгә” – бүгенге яшь буын зыялыларына әйтелгән теләкләр әнә шундый.
– Саҗидә Сөләйманованың иҗатын тулысынча өйрәнеп, аңа тиешле бәя биреп бетергәнебез юк әле. Аның иҗатының биредә бәреп чыгуы – әлмәтлеләргә зур мәртәбә. Саҗидә Сөләйманова Әлмәт җирендә хатын-кыз поэзиясен тудырды. Ул дөньяга җиткерелергә тиеш шагыйрә. Дөнья әдәбиятында аның татар әдәбиятындагы урынын күрсәтү – безнең бурыч, – дигән фикерен белдерде КФУ галиме Тәлгать Галиуллин. Иҗаты белән татар әдәбияты күгендә кабатланмас йолдыз булып балкыган Саҗидә Сөләйманова дөнья күгендә дә балкырга лаек.
Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары"
М.Фарукшин фотосы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз