Салым түләсәң, тыныч йокларсың

2012 елның 31 октябре, чәршәмбе
29 октябрь көнне муниципалитетның зур залында башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов җитәкчелегендә салым бурычын бетерүгә багышланган киңәшмә булып узды. Җирле салымнар - муниципаль берәмлекнең бюджет нигезен тәшкил итә. Димәк, мәгариф, сәламәтлек саклау, төзелеше һәм башка тармакларның эшчәнлеге дә салымнарның үз вакытында бюджетка кереп баруына бәйле, - диде ул киңәшмәне ачып.

Закон буенча, физик затларның мөлкәтеннән алына торган салымны түләү вакыты 1 ноябрьгә кадәр. Ә транспорт салымы 15 ноябрьгә кадәр җыелып бетәргә тиеш. 24 октябрьгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча мөлкәт салымы 58 процент, җир салымы 49, 9 процет кына җыелган. Киңәшмә барышында авыл җирлеге башлыклары Салым хезмәте федераль инспекциясе тарафыннан бик күп төгәлсезлекләр җибәрелүеннән зарландылар. Мәгълүматларны эшкәртү бик озакка сузыла. Нәтиҗәдә, халык түли алмыйча, хөкүмәт җыя алмыйча иза чигә. Башкарма комитет җитәкчесе эшне тизләтү максатыннан авыл җирлеге башлыклары белән тыгыз элемтәдә эшләргә, мәгълүматлар базасын яңарту эшләренә игътибарлырак булырга кирәклегенә басым ясады.

Билгеле булганча, хәзер мөлкәт, җир һәм транспорт салымнары бер конвертта җибәрелә. Түләнгән акчаларның тиешле счетларга барып җиткәнме, юкмы икәнлеген, яки башка сораулар булганда интернет челтәреннн файдаланучы һәркем www. naloq.ru \ contacts\ сайты аша үзенә кирәкле мәгълүматларны белә ала.

Ф. ХӘСӘНОВА, “Яшьләр заманы”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International