Әлмәттә санитар-эпидемиологик хәл

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Бүген район активы белән традицион атналык киңәшмә яңа кадрлар билгеләнеше турында белдерүдән башланды. 2 декабрьдән район башкарма комитетының гомуми бүлек начальнигы итеп Егоров Алексей Михайлович билгеләнде.  Иҗтимагый һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек секторы мөдире итеп Котбиев Илшат Камил улы билгеләнде. Район башлыгы җитәкчеләргә уңышлы эшчәнлек теләде.

Төп доклад белән "Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы территориаль бүлеге начальнигы Ирина Хәйруллина чыгыш ясады. Ул киңәшмәдә катнашучыларны бүлекнең 2019 елның 10 ае эшчәнлеге белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International