Әлмәттә "Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында ишегалды территорияләрен төзекләндерүнең комплекслы чишелешләрен эшләү буенча проект воркшоп тәмамланды.
Татарстаннан гына түгел, Россия шәһәрләреннән дә 5 яшь архитектор өч микрорайонны төзекләндерү буенча комплекслы чаралар эшләүдә үз көчләрен сынап карады.
Эксперимент өчен үз үзенчәлекләре булган 3 зур торак территория сайлап алынды: Көнбатыш капкалар, Могҗизалар кыры, Ленин-Җәлил-Мәрҗани. Алар территория буенча бер үк төрле, әмма эчтәлеге буенча төрле. Воркшопның төп максаты-төзекләндерү карарлары системасын эшләү, ул бөтен территория чикләрендә киң спектрлы бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.