Терлекләрне кышлату-ул һәрвакыт җаваплы сезон, терлекчеләр һәм белгечләр өчен җитди тикшерү.
Бүген «Первомайский» ҖЧҖ базасында узган семинар –киңәшмәдә терлекләрне кышлатуны уздыру, азык ресурсларын нәтиҗәле файдалану, терлекләрнең баш санын саклау һәм продуктлылыгын арттыру кебек актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Семинар эшендә район башлыгы Тимур Нагуманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев, идарә белгечләре һәм район хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.