Татарстан Республикасында 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 1 мең 371 тикшерү уздырылган.
Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 14 млн.194 мең сумлык 333 карар чыгарылган. Үз-үзен көйли торган оешмалар тарафыннан 1 мең 170 оешма – СРО әгъзасы тикшерү үткәрелгән.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Видеоконференциянең актуаль мәсьәләләре җирле дәрәҗәдә каралды. Барлык хезмәтләр җитәкчеләре белән киңәшмәне район башлыгы Тимур Нагуманов үткәрде.