Зәй елгасы буйларын төзекләндерү конкурсына Европа һәм Азия архитекторларын чакырдылар

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген бездә «Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләрнең рекреацион максатларда Әлмәт сусаклагычы һәм Дала Зәе үзәне янындагы территорияләрне файдалану буенча тәкъдимнәрен җыю» проект семинары старт ала.
Әлмәт янындагы территориянең мастер-планын эшләүгә халыкара архитектура-шәһәр төзелеше конкурсы дистанцион катнашуны күздә тотмый. Иҗади командаларга бүләк алу өчен Татарстанга килеп, Дала Зәе елгасы яры территориясен муниципалитет һәм «Татнефть» вәкилләре белән өйрәнергә туры киләчәк. Бу хакта «Центр» стратегик үсеш агентлыгы генераль директоры Сергей Георгиевский хәбәр итте.

Чара бүген 28 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә Яшьләр үзәгендә узачак.

Чарага керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International