Әлмәт Россиянең иң эре сәнәгый үзәкләре Топ-250 исемлегендә 8нче

2012 елның 29 октябре, дүшәмбе
Әлмәт шәһәре Россиянең иң эре сәнәгый үзәкләре Топ-250 исемлегендә 8нче урынны алып тора (узган рейтингта 12нче булган).

“Урбаника” территориаль планлаштыру институты Россиянең 250 иң эре сәнәгый үзәкләре рейтингының икенче чыгарылышын халыкка җиткерде.

Рейтингка Татарстанның 6 шәһәре кергән. Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында беренче урында 2011 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгый җитештерүнең күләме 348,8 млрд. сумны тәшкил иткән Әлмәт шәһәре тора. Икенче, өченче урыннарны исә Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләре бүлешә.

"Әлмэт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International