Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: авыл хуҗалыгындагы милли проектлар кооперацияне үстерүгә юнәлдерелгән

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

26 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булды.
Дәүләт программасын үтәү йомгаклары турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады. Агымдагы елның 9 аенда агросәнәгать комплексын үстерүгә 9,9 миллиард сум акча җибәрелгән, шуның 3 миллиарды — федераль бюджеттан. Гыйнвар-сентябрь айларында республиканың барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе күләме 190,7 миллиард сум тәшкил иткән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International