Казанда Көрәш буенча ТР Чемпионаты тәмамланды. Иң көчлеләр исеме өчен 44 командадан 373 спортчы көч сынашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча командалар арасында беренче урынны Теләче районы командасы яулады, икенче урынны Әлмәт шәһәре көрәшчеләре яулады, 3 урынны Кукмара командасы яулады.