24 ноябрьдә җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре, Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданины М. Е. Земляновның йөрәге тибүдән 83 елда туктады.
Михаил Егорович тынгысыз энергия, максатка омтылучан,талантлы оештыручы, инициативалы, сизгер һәм игътибарлы остаз була. Гомер буе актив җәмәгать эше алып барды, спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалады. Аның турында якты истәлек мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак.