Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы гаилә фермаларына грант ярдәме инструментларын камилләштерәчәк

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елдан гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм күрсәтүнең кайбер кагыйдәләре үзгәрәчәк.
Грант алучылар хуҗалыкларында эш урыннары булдыру шартларын үзгәртү төп яңалык булып торачак: әгәр элек фермер грант алган елда эш урыннары булдыру бурычын үз өстенә алган булса, 2020 елдан ул дәүләттән алынган акчаларны куллану чорында әлеге срокны мөстәкыйль рәвештә билгели алачак. Гаилә фермалары өчен ул ике ел тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International