ТР ССМ Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең Ветераннар советы рәисе Надежда Царева Әлмәтнең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге пациентлары өчен традицион мавыктыргыч «сәламәтлек сәгате» әзерләде һәм үткәрде.
Дөрес туклану актив тормыш, озын гомерне саклап калу, организмның файдалы матдәләрне азык-төлектән үзләштерү, аны, организмны, энергия белән тәэмин итү өчен кирәк. Өлкән яшьтә кешенең тән массасы, хәрәкәт активлыгы һәм алмаш процесслары үзгәрәчәк бит.