23 ноябрьдә Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең 55-еллыгына багышланган «энергия һәм шатлык музыкасы» дип исемләнгән тантаналы чара узды.
Учреждение 1964 елда Әлмәт музыка училищесы буларак оештырылган. 1974 елда Композитор Фәрит Яруллин исемен йөртә башлый. 2007 елдан училище көллият булып тора.
Учреждениедә укучылар гына түгел, балалар музыка студиясе эшли.
Көллият педагоглары адресына ихлас теләкләрен Россия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Альбина Сабитова җиткерде. Музыка көллияте директоры Еремеева Гүзәл Вилсор кызы ТР профсоюзлары Федерациясенең «Социаль партнерлык өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.