Бүген Әлмәттә "Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында ишегалды территорияләрен төзекләндерүнең комплекслы чишелешләрен эшләү буенча проект воркшоп старт алды.
Ишегалды - ул локаль берләшмәләрнең нигезе һәм халык өчен мөһим иҗтимагый зоналар булып тора. Биредә алар спорт белән шөгыльләнәләр, күршеләр белән аралашалар, балалар белән вакытларын уздыралар.
Татарстаннан гына түгел, Россия шәһәрләреннән дә 15 яшь архитектор үз көчләрен сынап карарга һәм өч микрорайонны төзекләндерү буенча комплекслы чаралар әзерләүдә катнашырга булган.