Түбән Мактаманың 1 нче урта мәктәбе 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Мәктәп юбилее - үзенә күрә бер тарихи вакыйга гына түгел, ә үткән юлны бәяләү, үз тормышын, туган мәктәбеңә педагогик талантын багышлаган кешеләрне искә алу һәм, әлбәттә, киләчәккә планнарны аныклау мөмкинлеге бирә торган чик тә.
Чараның тантаналы өлеше мәктәп укытучылары һәм укучыларының иҗади чыгышлары белән дәвам итте. Түбән Мактаманың 1 нче урта мәктәбе педагогик коллективы хоры мәктәп җырларына попурри башкарды. Бәйрәм кунакларын үзләренең чыгышлары белән белем бирү учреждениесенең Яшь Армия отрядлары, балалар хореография төркемнәре сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International