Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты Пенсия фонды идарәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре белән берлектә әлеге категория гражданнарның хезмәт хокукларын саклау өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр турында пенсия алды яшендәге гражданнарга мәгълүмат бирү эшен дәвам итә.
21 ноябрь көнне «УРС-Торговый Дом» предприятиесе хезмәткәрләре белән очрашу үткәрелде. Җыелган хезмәткәрләрне пенсия яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү, шулай ук әлеге категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә гарантияләрен билгеләү турында мәгълүмат белән таныштырдылар.