Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Бөек тарихның коточкыч сәхифәләре
2012 елның 24 октябре, чәршәмбе
30октябрьдә, һәр җирдә сәяси репрессия корбаннарын искә алачаклар. Ил тарихының казанышлар, фидакарь хезмәт кебек данлы битләре сугышлар, инкыйлаб, җан өшеткеч сәяси эзәрлекләүләр белән чиратлашып бара. Узган гасырның 20-50 елларында элеккеге Советлар иленең 10 миллионнан артык гражданины бер гаепсез террор машинасына эләгә. Меңләгән кеше атыла, миллионнар физик һәм рухи җәберләүләргә дучар ителә. Гаиләләре исә “халык дошманы” тамгасы белән хокуксыз, кимсенеп гомер кичерергә мәҗбүр була.
Әлмәтнең Яшьләр үзәгенә җилкәләрендә шул елларның бөтен авырлыгын татыган шәһәрдәшләр чакырылган иде. 75 еллар элек аталары, аналары респрессияләнгән балалар, хәзер узган гомер генә түгел, кечкенәдән кимсенеп яшәү ярасы да агарткан чал чәчле әби-бабайлар хәтер яңартырга җыелды бирегә. Хәнифә апа Хөсәенова шуларның берсе. 1930 елда Сарман районы Карамалы авылыннан әтисен “халык дошманы” ярлыгы тагып алып китәләр. Берсеннән-берсе кечкенә 6 бала белән кала әниләре. Иң кечесе дөньяга аваз салганга ул вакытта бары 10 көн була. Хәнифә апа 2 яшендә әтисез кала. Репрессия аны әтисеннән генә түгел, туганыннан да мәхрүм итә. Кул арасына керерлек яшькә җиткән апасы сөрелүдән куркып Ташкентка китә һәм шунда югала. Ә әтиләре турында “1934 елда Беломорканал төзелешендә ачтан шешенеп үлде” дигән хәбәр алалар. Ак яулыклы ак әби гомеренең кара көннәрен ачы күз яшьләре белән искә алды. Әтисенең соңгы ядкаре – фамилиясен кияүгә чыкканда да алыштырмаган Хәнифә апа.
Сынмаган-сыгылмаганнар, авырлыклар чыныктырган гына аларны. “Кояш астында урын”ны яулап яшәргә өйрәнгән буын бу. 75 яшьлек Евдоким Шокуров әле дә булса хакыйкать эзләп йөри. Яшьләр үзәге фойесында һәр елдагыча пенсия фонды, торак-коммуналь хуҗалык, прокуратура белгечләре, юрист һәм сәламәтлек саклау тармагы вәкилләре белән консультация оештырылган иде. Шунда кызып-кызып сөйләгән бу бабайның сүзләренә колак салдым. Поликлиникада түләүсез хезмәт күрсәтмәүләренә зарлана икән. Буыннары сызлавына дәва эзләп барган Дмитрий улы Евдокимга рентген тикшерүен түләп узарга туры килә. 3 атна дәвамында ул шул рентген сурәтләрен табибка укыта алмый интегә. Бабай медсанчастькә беркетелгән. Ә анда мәгълүм ки, электрон чират. Талонга юлыга алмый Евдоким дәдәй.
“Әрсезләнеп кердем терапевтка, ә ул бу минем вакәләт түгел, травматологка бар дип борды”, – ди. Ә травматолог өчен шулай ук түләргә кирәк икән. “Бу атнада барып түләп күренми булмас инде”, – дип уфтана ул. Иң кызыгы, дөресе кызганычы, алда икән әле. Шокуровлар яши торган Белоглазов урамы 109 нчы йорт – тузган торак. Алар гаиләсе анда 1955 елның 7 ноябреннән гомер кичерә. Фатир сорап барган идем, БТИ дан документ алып килергә куштылар, ди. Ә БТИ бабайга: “Сезнең йорт 2000 елда сүтелгән”, – дигән белешмә бирә. Бабай сөйләвенчә, ул дөреслек эзләп озак йөргән: хакимияткә дә барган, Дума депутатында да булган, Путинга да язган. Соңгысыннан хәбәр республика прокуратурасына, аннан Әлмәтнекенә килеп төшә. Әлмәт прокуратурасы кушуы буенча дип фаразлый Евдоким Дмитриевич, 8 фатирлы бу йортка заман теле белән әйтсәк “косметик ремонт” ясала, халыкча тузган торакны “җайлап-майлап” куялар. Кемгә мөрәҗәгать итәргә икән дип аптырап тора әле ул. Яшьләр үзәгендәге хәтер кичәсендә кимсетүләр кичергән әлеге буынның хакимнәргә ышанычы булмавы турында да искәртү очраклык түгел микән әллә?!
Ләйләгөл Минаева
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз