«Заря» телестудиясеннән яшь журналистларны «Шаян-ТВ»балалар каналы программасын төшерүдә катнашырга чакырдылар.
Кичә Казанда «Бала хокук дөньясында» дип исемләнгән VI Республика мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсына йомгак ясау вакытында балаларга катнашу өчен Сертификат тапшырылды. "Заря» телестудиясенең яшь журналистлары әлеге конкурста катнаштылар һәм татар телендә социаль ролик өчен сертификат белән бүләкләнделәр. Балалар һәркем үз хокукларын белергә тиеш дип ышана: олы кеше булсынмы ул, әллә бала.