Әлмәт районы делегациясе Самара өлкәсенең хәрби частьларында булды

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

16 ноябрьдә Әлмәт районы делегациясе Самара шәһәренең хәрби частьларында булды. Делегация составына Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, Әлмәт һәм Әлмәт районы хәрби комиссары Ришат Сабиров, Әлмәт муниципаль районының балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Илнур Фәсхетдинов, «Алнас» заводы башкарма директоры Илдар Хәйруллин, Хәрби хезмәткәрләр һәм Әлмәт һөнәри көллияте студентлары керде.
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов: "Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча безнең районда яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. ЧТПЗ төркеме һәм «Алнас» заводы җитәкчелегенә балаларны хәрби бурычны үтәүгә сыйфатлы әзерләүгә керткән өлешләре, шулай ук Әлмәттән килгән хәрби хезмәткәрләрне хуплаганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Солдатларга батырларча хезмәт итүләрен һәм туган шәһәренә әйләнеп кайтуларын телим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International