15 ноябрьдә Татарстанның Халыклар Дуслыгы Йортында «Татарстан-Яңа гасыр»иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышы узды. Утырыш эшендә «Татарстан-Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы әгъзалары, ТР Муниципаль берәмлекләре башлыклары урынбасарлары, территориаль бүлекләрнең советлары рәисләре һәм яшьләр секторлары җитәкчеләре, хәрәкәтнең зона координацион советлары рәисләре катнашты.
Утырыш милләтара татулыкны ныгыту һәм әхлакый кыйммәтләрне саклау турында кайгырту буенча нәтиҗәле эш өчен бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.