Әлмәт ДОСААФ автомобиль мәктәбе территориясендә 2019 елда чакырылырга тиешле егетләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасының зона этабы узды.
Ярышларның зона этабы Әлмәт районының "Патриот"хәрби-патриотик тәрбия һәм хәрби хезмәткә әзерлек үзәге тарафыннан оештырылды. Анда Әлмәт, Зәй, Сарман һәм Лениногорск районнары командалары катнашты.