Сездән башка кем?

2012 елның 22 октябре, дүшәмбе
“Өстә ничек хәл ителер, шәхсән минем хәрби-диңгез флотында хезмәт итәсем килә”, – Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган Павел Майоров шундый өмет белән хәрби хезмәткә җыена. Егетнең теләге чынга ашармы анысы әлегә билгесез, ләкин ул шуны ышанып әйтте: әлмәтлеләр Россия солдаты исеменә тап төшермәячәк. Бу хакта Павел драмтеатр бинасында узган Хәрби хезмәткә чакырылучы көнендә ышандырды.

Төбәктә елга ике тапкыр армия сафларына китәчәк егетләрне җыеп үгет-нәсыйхәт итү традициягә әйләнде. Театр бинасына данлы сугыш юлын узган Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфган, Чечня сугышында катнашучылар, хәрби бурычын үтәп кайткан һәм устав буенча яшәргә җыенучы егетләр, ата-аналары җыелды. Булачак солдатларны муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов сәламләде. Бүгенге көндә Әлмәттән 600 ләп егет илнең төрле почмакларында хәрби бурычын үти. Безнекеләрнең тәрбияле, физик яктан әзерлекле, белемле булуларын искәртеп, Мәҗит Салихов: “Армиягә хәзер шундыйлар кирәк тә”, – дип ассызыклады. Хәер, моңарчы командирлары тарафыннан хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләренә, уку йортларына рәхмәттән гайре хәбәр ирешкәне юк. Шул сүзләрен раслап район башлыгы бу кичәдә дә 31 нче аерым десант-штурм бригадасында хезмәт итүче Руслан Хәйруллин һәм Сергей Александровларның әниләренә, шулай ук Тоцкий шәһәрендәге 55059, Балтийск шәһәрендәге 59075 хәрби частьләрендә хәрби бурычын үтәүче егетләрнең әти-әниләренә командирларының Рәхмәт хатын тапшырды.

Көзге чакырылышта районнан 200 дән артык егет китә. Шуларның күпчелеге Әлмәт шефлыкка алган Ульяновсктагы 31 нче десант-штурм бригадасында һәм Сарытаудагы Оборона министрлыгы баш идарәсе хәрби частендә хезмәт итәчәк. “Егетләр, ВДВның “Бездән башка тагын кем?” шигарен истә тотыгыз”, – диде үз котлавында хәрби очучы, Әфган сугышында катнашкан Геннадий Денисов. Аның сүзләренчә, чын ир-егет гадәти тормышта да шул фикер белән яшәргә тиеш.

Туган ягында сагынып көтеп торучы булганда хәрби хезмәт җиңел уза, ди “солдат шулпасы” ашаган ир-егетләр. Бу көздә иңенә солдат шинеле салачак Павелның әнисе Марина Майорова: “әти-әниләр, укытучылар сезне чын кеше итеп тәрбияләү өчен тырышты, шул бурычны кайтарыр вакыты җитте. Әтиләребез, бабалаларыбызның сугышчан данына тап төшермәгез. Шуны да хәтерегезгә салыгыз - тылыгыз ышанычлы”, – диде.

Кичә кунакларын районның үзешчән сәнгать коллективлары да тәбрикләде.

Ләйләгөл Минаева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International