Әлмәт янында көчле томан аркасында кырда адашкан ике ир-атны коткарганнар, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Урынга килгән коткаручылар ир-атларга трассага чыгарга булыштылар.