Бүген Әлмәттә ТР муниципаль хезмәткәрләренең традицион еллык Спартакиадасы кысаларында, мини-футбол буенча йомгаклау ярышлары узды.
Спартакиада 2012 елдан бирле үткәрелә һәм аңа 8 спорт төре: чаңгы ярышлары, волейбол, бадминтон, мини-футбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика, йөзү һәм шахмат керә. Әлмәт районы муниципаль хезмәткәрләре берничә тапкыр ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.